“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгы һәм антитеррор буенча укулар үтте

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Янгынга һәм терроризмга каршы көрәшә белү хәзерге вакытта бик кирәк һәм актуаль. Иң мөһиме мондый укулар янгын чыгу очрагында, көтелмәгән вакыйгалар килеп чыкканда кешеләргә узләрен дөрес тоту кагыйдәрен истә калдырырга ярдәм итә, ә кайберәүләргә психологик яктан тыныч һәм нык булып калуга йогынты ясый. 28 август көнне янгын куркынычсызлыгына карата җаваплы Гатина Гөлнара һәм антитеррор буенча җаваплы Имамутдинова Ләйсән  янгын куркынычсызлыгы һәм терроризм турында укулар үткәрделәр. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз җавап бирә белүгә басым ясалды. Мондый укулар картлар йортында беренче тапкыр гына үткәрелми. Һәр хезмәткәр инструкциядә каралган, үзенә йөкләнгән вазифаларын үти белергә тиеш. Хезмәткәрләр алынган белемнәрен укыту тревогасы ярдәмендә  ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International