Клоунессей Иришка белән сәламәт булырга

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Клоунессей Иришка белән сәламәт булырга

 

29 нчы август көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә «Инклюзив мохит» яшьләр-волонтерлар берләшмәсе белгечләре тәрбиячеләр белән берлектә «Клоунессей Иришка белән Сәламәт булырга» дигән спорт чарасы уздырдылар. Чарада 56 инвалид бала һәм 18 ата-ана катнашты. Күңелле чара уен формасанда барды, клоунесса Иришка балалар янында кунакта булды. Ул үзенең яхшы кәефен спорт эстафеталарында катнашучы һәр кешегә дә йоктырды. Малайлар һәм кызлар тиз һәм җитезлектә ярыштылар. Һәр команда   җиңәргә тырышты.

Шулай ук Марат Закиров «Кара мәче» җырын һәм Ринат Рәхмәтуллинның «Тукта янгыр» җырын башкарды, балалар музыка ишетүгә үк бии башладылар. Бәйрәм «Буги-Вуги»гомуми биюе белән тәмамланды.

Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында даими кунаклар-үзәк волонтерлары Азат Өлфәтович һәм Марат Рөстәм улы беренче сыйныф укучысына рюкзак һәм башка балаларга яңа уку елына бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм Иришкадан килгән сюрпризлы мизгел   белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International