29 нчы август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Хузина Алисә Накиповна инициативасы буенча “Минем туган шәһәрем” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Конкурсның максаты - балаларның туган шәһәре турында белемнәрен киңәйтү, туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сак караш тәрбияләү.
Балаларга иң элек Татарстан Республикасының истәлекле урыннары, безнең як табигате сурәтләнгән картиналар күрсәтелде. Аннан балалар рәсем ясарга күчтеләр. "Туган җирем" җыры астында балалар туган ягыбызның таныш почмакларын ясадылар, яратып бара торган урыннарын буядылар. Балалар төсле карандаш, фломастер, акварель белән рәсем ясадылар, ак кәгазь битен матур картиналарга әйләндерделәр.
Соңыннан без иң яхшы эшләрне сайладык һәм аларга баллы күчтәнәчләр белән рәхмәт белдердек. Балаларга конкурста катнашу бик ошады.