2019 елның 29 августында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чәчәк ат минем республикам!»дигән концерт булды. Чара Татарстан Республикасы көненә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү.
«Әлмәт» милли-мәдәни үзәге артистлары сәхнә костюмнары, дәртле җырлары белән тамашачыларны музыка дөньясына җәлеп итте.
Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да, үз авырулары турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Чарада 62 кеше катнашты.