ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре экстремизмга каршы көрәш буенча теләктәшлек көне уңаеннан балалар өчен “Сугышларсыз җир” дип аталган чара уздырды.    

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «бармак гимнастикасы»буенча дәресләр үткәрелә.

  "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче  филиал китапханә хезмәткәре Дарья Миронова терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көненә һәм “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы кысаларында “Тынычлыкка – Юл бар, ә! Терроризмга - Юк!” диеп исемләнгән мәдәни-агарту чарасы үткәрделәр.

1 сентябрь - беренче кыңгырау бәйрәме. Күп балалар өчен бу иң көтеп алынган көн, чөнки нәкъ менә 1 нче сентябрьдә алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә,  нәкъ менә шул мизгелдән аларның яңа тормышы башлана, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да уку елын шатланып каршы алалар. Шуңа күрә дә 1 нче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истә калырлык бәйрәмдер.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү кысаларында 2019 елның 5 сентябрендә «Робинзон» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында республика хәрби-патриотик слеты узачак. 

29 нчы август көнне Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  социаль педагоглар  Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова  Республикабызның туган көне уңаеннан  чара уздырды.

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне Россия Бесланга террорчылык һөҗүме корбаннарын искә ала һәм кайчандыр күпмилләтле халык очрашкан террористик агрессиянең барлык корбаннары истәлегенә баш ия.

Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Римма Сәйфиева «Преодоление» клубы әгъзалары өчен бу вакыйгаларга багышланган чара уздырганнар. Әлеге очрашуның максаты булып балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, көч куллануга һәм террорга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру торды.

«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча җитәкчесе, полиция подполковнигы Галина Ионовна Александрова чыгыш ясады. Терроризмга каршы куркынычсызлык мәсьәләсенә игътибар итеп, Галина Ионовна ата-аналарга балаларга зур игътибар бирү кирәклеге, баланың кая йөрүен һәм кем белән аралашуын белүләре, нинди сайтларда теркәлүе турында хәбәрдар булу кирәклеген сөйләде. Шулай ук бергәләп борчыган барлык мәсьәләләр буенча да фикер алышынды һәм оптималь карарлар кабул ителде.

 Ә бу вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары полиция майоры Гаврилова О. А. һәм өлкән инспектор Гарипов И. М. балалар өчен профилактик әңгәмә үткәрделәр. Инспекторлар балаларга террорчылык актына алдан ук әзерләнеп булмавын аңлаттылар.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиядә Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗига булды. Бүген, 2019 елның 3 сентябрендә «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә Бесланда терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрделәр. Әлеге чара Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында балаларда патриотик рух  һәм терроризмга карата протест хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды. Барлыгы 56 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 5се – «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар. Чара Бесландагы корбаннарны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

2019 елның 3 сентябрендә Мамадыш районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы булып китте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International