"Витаминнар белән дус булабыз»дигән Сәламәт яшәү рәвеше буенча дәрес. Алексеевск районы, «Кайгырту»приюты.

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

02.09.2009. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е. Г. 8 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Витаминнар белән дус булабыз " дип исемләнгән  чара уздырды.

 Максат: Сәламәт яшәү рәвешенең гап-гади кагыйдәләрен тәрбияләүгә, балаларның яшелчә һәм җиләк-җимешнең витаминлы сыйфатлары, аларның кешеләр тормышында әһәмияте, аларны олылар һәм балалар туклануында куллану кирәклеге турында белемнәрен ныгытуга ярдәм итү; авыруларга каршы тору өчен, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәклеген аңлы рәвештә тәрбияләү.

Дәрес барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар чиштеләр. Балалар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә витаминнар күп булуын белделәр, аларның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләштеләр.

Балалар «яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп ал», «борщ пешер», «Тәме буенча таны»уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар,  җитезлек, игътибар һәм тизлекне күрсәттеләр. Балалар уен гына уйнап калмыйча, тәмле кишер белән дә сыйландылар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International