2019 елның 3 сентябреннән «Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда «Экстремизмга юл юк! " айлыгы башланды. Ай дәвамында учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар өчен милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкның террористик һәм экстремистлык идеологиясенә каршы тору атмосферасын булдыруга юнәлтелгән иҗтимагый фикер формалаштыру максатларында чаралар үткәреләчәк.
3 сентябрь көнне Яңа Чишмә район китапханәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен «Терроризм – шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә куркыныч янау» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр, «Терроризмга каршы – бергә!» дигән видеоролик күрсәттеләр. Әлеге чарада 26 интернат-йортта яшәүче кеше катнашты.