Балтач муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру бара

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның сентябреннән Балтач муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру башланды. Шушы көннәрдә социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәннәрне илтүне оештырдылар.

Район үзәк хастаханәсенә, Чепья амбулаториясенә шушы көннәрдә генә Салавыч һәм Куныр авыл җирлекләрендә яшәүче 16 өлкән яшьтәге граждан китерелде.

Диспансеризация үтүчеләр фельдшерларның, социаль хезмәткәрләрнең, машина йөртүченең, участок табибларының һәм шәфкать туташларының бердәм эшеннән канәгать калды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International