Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Кайгының әче тәме, сызлану һәм сагыну» дигән чара үтте

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне дип аталган истәлекле даталарның берсе. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, анда мәктәптәге террорчылык акты нәтиҗәсендә террорчылар өч тәүлек буе кешеләрне тоткарлаган, аларның яртысы һәлак булган.

Әлбәттә, Сарман муниципаль районының интернат-йорты да әлеге вакыйганы читләтеп үтә алмады. 3 сентябрь көнне безнең оешмада терроризмга каршы яклау өчен җаваплы Имамутдинова Л. М. «Кайгының әче тәме, сызлану һәм сагыну» дигән чара уткәрде.

Социаль хезмәт алучылар терроризм төшенчәсе белән таныштылар, Бесланда булган фаҗига турында искә алдылар. 3 сентябрь Россиядә шул террор актында һәлак булганнар истәлегенә һәм кайгы көне дип саналуын белделәр.  Документаль фильм күрсәтелде, ул аларның күңелләренә тирән йогынты ясады. Ул фаҗига турындагы мәгълүматларны тын да алмыйча тыңладылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International