2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиядә Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗига булды. Бүген, 2019 елның 3 сентябрендә «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә Бесланда терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрделәр. Әлеге чара Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында балаларда патриотик рух һәм терроризмга карата протест хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды. Барлыгы 56 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 5се – «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар. Чара Бесландагы корбаннарны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.