Балтач районында бердәм гражданнар кабул итү көне үтте

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 3нче сентябрендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге башлыгы Н.Р.Гайнанов, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г.А.Әхмәдиева, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А.Р. Нургалиев, опека һәм тәрбия секторының баш белгече М.Х.Габдулхакова белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан ике кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International