ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында #Мы вместе #Без бергә»

 девизы астында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә патронаж уткәрделәр.

  Әлеге чара ярдәмгә мохтаҗ балаларның төрле категорияләренә ярдәм күрсәтүгә, балалар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, гаиләләрнең ихтыяҗларын ачыклау максатыннан сораштыру үткәрелде.

 

Кызганычка каршы, хәзерге балалар арасында ишегалды уеннары популяр түгел, алар буш вакытларын компьютер яки телевизор каршында үткәрүне өстен күрә. Гәрчә без, өлкәннәр, балалар сәламәтлеге өчен саф һаваның мөһимлеген аңласак та.

     2019 елның 5 сентябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т.  11 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы «Мәрхәмәтле ТАТАРСТАН» республика акциясендә катнаштылар.

     «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы «Мәрхәмәтле ТАТАРСТАН» ирекле акциясенең максаты - район халкын, беренче чиратта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыру.

2019 елның 6 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Наз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Волонтер» үзәге активисты белән берлектә #Мывместе#Безбергә дип исемләнгән акция үткәрделәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 2 гаиләдә кунакта булдылар.

   Чапшар авылында яшәүче Яруллина Мөнирә Асадулла кызына  5 сентябрь көнне 90 яшь тулды. 

"Бережок"ял базасы территориясендә "Робинзон" хәрби-патриотик слеты узды. 


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

РФ Кораллы Көчләре ветераннары белән очрашу

 

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче   балалар янына кунакка «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында   8 сентябрь-танкчылар көнендә РФ Кораллы Көчләре ветераннары (танк гаскәрләре) килделәр.  Танкистлар балаларга армиядә хезмәт итүләре турында сөйләделәр, солдат-танкчыларның батырлыкларын искә төшерделәр. Сугыш вакытында беренче булып нәкъ менә танк гаскәрләре сугышка керә, дип искә төшерделәр.  Очрашу җылы дустанә атмосферада узды. Очрашу җылы дустанә атмосферада узды.

Очрашу ахырында да балаларны күңелле сюрприз – танкистлардан бүләкләр көтә иде.

 

2019 елның 6 августында «Демография» илкүләм проектын, «Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм тормышка ашыру «Проектын тормышка ашыру кысаларында, Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр, Питрәч районында яшәүче бердәнбер “Яшь Патриот” волонтерлар хәрәкәте волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз Нина Никифор кызы Куприяновада булдылар.


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 2019 елның 7 сентябрендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучылар күмелгән урыннарны җыештыру, һәйкәлләрне, мемориалларны чистарту буенча  «Ветеран янәшәдә яши» акциясе оештырдылар. 7 Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, 12 тыл хезмәтчәненә адреслы ярдәм күрсәтелде. Йортларны һәм фатирларны, йорт яны участокларын генераль җыештыру эшләре башкарылды, көзге уңышны җыеп алуда ярдәм күрсәтелде.

2019 нчы елның 7 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»  акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бару оештырылды. Катнашучылар өчен кызыклы экскурсия үткәрелде, ул аларга Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International