#Мывместе#Безбергә дип исемләнгән акция

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 6 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Наз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Волонтер» үзәге активисты белән берлектә #Мывместе#Безбергә дип исемләнгән акция үткәрделәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 2 гаиләдә кунакта булдылар. Алар кызларның мәктәпкә керүе, педагоглар үткәргән дәресләр турында әңгәмә үткәрделәр, аларга яхшы һәм җиңел укулар  теләделәр. Балаларга канцтоварлар, уенчыклар һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Үзенчәлекле балалар белән очрашу бик җылы узды һәм күңелле хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International