Чирмешәндә балалар “төлке аулады”

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Кызганычка каршы, хәзерге балалар арасында ишегалды уеннары популяр түгел, алар буш вакытларын компьютер яки телевизор каршында үткәрүне өстен күрә. Гәрчә без, өлкәннәр, балалар сәламәтлеге өчен саф һаваның мөһимлеген аңласак та.

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре менә икенче ел инде Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина «Шәхесне үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары" технологиясе буенча эшлиләр.

«Хәрәкәтле уеннар» дип исемләнгән чираттагы чараны алар мөмкинлекләре чикле балалар белән уздырдылар. Балалар рәхәтләнеп «Чехарда»,  «Үрмәкүч һәм чебен», «Салки», «Штандр», «Балыкчы һәм балык», «Лабиринт», «Төлкегә ау» уеннарын уйнадылар.

Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International