РФ Кораллы Көчләре ветераннары белән очрашу

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

РФ Кораллы Көчләре ветераннары белән очрашу

 

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче   балалар янына кунакка «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында   8 сентябрь-танкчылар көнендә РФ Кораллы Көчләре ветераннары (танк гаскәрләре) килделәр.  Танкистлар балаларга армиядә хезмәт итүләре турында сөйләделәр, солдат-танкчыларның батырлыкларын искә төшерделәр. Сугыш вакытында беренче булып нәкъ менә танк гаскәрләре сугышка керә, дип искә төшерделәр.  Очрашу җылы дустанә атмосферада узды. Очрашу җылы дустанә атмосферада узды.

Очрашу ахырында да балаларны күңелле сюрприз – танкистлардан бүләкләр көтә иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International