«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 2019 елның 7 сентябрендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучылар күмелгән урыннарны җыештыру, һәйкәлләрне, мемориалларны чистарту буенча «Ветеран янәшәдә яши» акциясе оештырдылар. 7 Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, 12 тыл хезмәтчәненә адреслы ярдәм күрсәтелде. Йортларны һәм фатирларны, йорт яны участокларын генераль җыештыру эшләре башкарылды, көзге уңышны җыеп алуда ярдәм күрсәтелде.
2019 нчы елның 7 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бару оештырылды. Катнашучылар өчен кызыклы экскурсия үткәрелде, ул аларга Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.
Бакчада күптән түгел:
Биредә Шалкан һәм салат та бар,
Чөгендер дә, борчак та шунда!
Ә бәрәңге начармы?
6 сентябрь көнне #Безбергә» көне эгидасы астында Алабуга муниципаль районының «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Көзге кичә» дип исемләнгән чара оештырылды.
2019 елның 5 нче сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында тәрбияләнүчеләр Калуга шәһәрендәге " Калуга-Бор» психоневрология санаториясеннән кайттылар. Ул санаторияга 8 интернатта тәрбияләнүче балалар белән бергә тәрбиячеләр, шәфкать туташы һәм кече шәфкать туташы барганнар иде.
2019 нчы елның 1 нче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча хезмәт коллективы җыелышы булып узды.
«Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йорты» дәүләт автоном учреждениесендә 2019 елның 1-30 сентябрендә «Экстремизмга – юк!» дигән айлык бара.
2019 елның 5 сентябрендә «Березка» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды, анда алар «Баулы – минем туган ягым!» экспозициясе белән таныштылар.
5 сентябрь көнне Балтач районы “Наз” үзәгендә пожар вакытында эш итү буенча тренировка узды. Хезмәткәрләр пожар вакытында эвакуация алымнарын кабатладылар.
Буаның интернат-йортында "Йога - алтын яшьтәге зирәклек"дигән программа тормышка ашырыла.