Яңа Чишмә районында “Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы”.
Ямьле җәй узып та китте. Көз, гадәттә, уңыш җыю һәм кышка төрле запаслар ясау өчен бик уңайлы вакыт. Шул уңайдан, “Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы” кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре, үзләренең караучыларына бакчаларыннан уңыш җыеп алуда ярдәм итәләр.