2019 елның 5 сентябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 11 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы «Мәрхәмәтле ТАТАРСТАН» республика акциясендә катнаштылар.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы «Мәрхәмәтле ТАТАРСТАН» ирекле акциясенең максаты - район халкын, беренче чиратта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыру.
Укучылар буклетлар әзерләделәр, анда акцияне үткәрү максатлары, һәр кешенең акциядә катнашу мөмкинлекләре турында яздылар.
Ә бу акциядә укучылар шундый девиз сайладылар " Куллар белән шулкадәр игелек кылырга мөмкин, ә иң мөһиме-алар һәркемдә бар!» Тәрбияләнүчеләр приют микрорайонында буклетлар тараттылар, көзге игелек атнасы турында сөйләделәр.