ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

         5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе старт алды. Ул социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Тернәкләндерү чараларын оештыруда социаль-хезмәт реабилитациясенә - хезмәт һәм һөнәри күнекмәләргә өйрәтүдә зур әһәмият бирелә.Хезмәт терапиясе - хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен өйрәтү , торгызу һәм аларга ярдәм итү максатыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен социаль эштә кулланыла торган терапевтик йогынты ысулларының берсе .

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә «Трудотерапия» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Мастер - классның темасы " Фоамираннан крокус чәчәкләре ясау » . Максатлары :  вак кул маторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.

 

2019 елның  6 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  игелек акциясен дәвам итеп инвалид балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “ Изгелек планетасы” һәм картлар һәм инвалидлар йорты  “Без бергә” дигән зур чара үткәрделәр.

2019 елның 6 сентябрендә «Милосердие» Комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл «Көзге игелек атнасы»на багышланган мастер – класс үткәрделәр. 

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» Социаль туризм " дигән чара узган

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче китапханә филиалы белгече Фирдая Җиһаншина “Экстремизм-ЮК!» айлыгы кысаларында “Бездә бердәм планета, бездә бердәм система” диеп исемләнгән китаплар иллюстрациясе  күргәзмәсе үткәрде.

2019 елның 6 сентябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, социаль педагог Газыйева Гүзәл тарафыннан «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында, балигъ булмаган балалар белән «Россия террорсыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче   балалар   «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында   9 сентябрь көнне янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрен пропагандалау, Яр Чаллы шәһәрендә янгын сүндерү эшенең үсеш тарихы белән танышу максатыннан 54 нче янгын сүндерү бүлегендә булдылар, анда янгын сүндерүчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм алар өчен музей һәм янгын часте буенча экскурсия үткәрделәр.

Бүлекчә командиры Калямов А.Р. янгын частенең барлыкка килү тарихы, шулай ук үзләренең янгын эш көннәре турында сөйләде. Яр Чаллы шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең үсеш тарихын күрсәтү өчен музейда шактый санда экспонатлар, янгын каскалары, станин насосы, күкрәк билгеләре, төрле чор фотографияләре һ. б. күрсәтелгән.

Балалар өчен иң кызыгы заманча янгын сүндерү һәм коткару техникасын күрү, авария-коткару һәм янгын-техник коралларының ничек эшләве булды.

Музейга һәм янгын сүндерү бүлеге буенча экскурсия балаларга бик күп уңай эмоцияләр генә түгел, ә янгын сүндерүче кебек мөһим һөнәр турында танып-белү мәгълүматын да, шулай ук үз-үзеләре өчен ут белән шаярырга ярамый дигән фикерне үзләштерделәр.

Яңа Чишмә районында “Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы”.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында #Мы вместе #Без бергә»

 девизы астында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә патронаж уткәрделәр.

  Әлеге чара ярдәмгә мохтаҗ балаларның төрле категорияләренә ярдәм күрсәтүгә, балалар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, гаиләләрнең ихтыяҗларын ачыклау максатыннан сораштыру үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International