Чапшар авылында яшәүче Яруллина Мөнирә Асадулла кызына 5 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шарифҗанов, Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят директоры Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменннән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.