ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

"Фәнгә юл" программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала арасында «Кызыклы физика» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: физикага карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү; физик терминнарны кулланып дөрес монологик сөйләм, игътибар, күзәтүчәнлек, яңа ситуациядә белемнәрне куллана белүгә; балаларны яхшы аралашуга өйрәтү.

«Хокукый белемнәр нигезе» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Сәламәтлеккә зыян китергән өчен хокукый җаваплылык» дигән темага дәрес үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубында дәрес үткәрде. Максат: клубта катнашучыларның үзләре һәм балалары турында күзаллауларын киңәйтү; бер-береңә ышаныч хисен ныгыту.

14 июль «Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.

 

Яңа Чүриле психоневрологик интернаты тэрбиячелэре социаль ярдэм алучылар белән берлектэ  халкыбызнын күркәм бэйрэме Сабантуйны куңелле итеп уздырып җибэрделэр.

 Максаты: Татар халкының күркәм традицияләре, гореф-гадәтләре, тарихы, йолалары белән таныштыру. Татар халык уеннарына өйрәтү.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар белән «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дигән чираттагы дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

  Күптән түгел гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелгәнлектән, әлеге бәйрәмнең символы ромашка булганлыктан, психолог аны «Болындагы ромашка» дип исемләнгән тематик кичә рәвешендә үткәрергә булды.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

“Мәгълүмати куркынычсызлыкны формалаштыру» дигән курс кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 

Максаты: социаль челтәрләрдә интернет берләшмәләрен булдыру һәм эшләтү үзенчәлекләрен өйрәнү, аларның балаларга йогынтысы, җәмәгатьчелек тарафыннан челтәрдә популярлык һәм уңай статус алу механизмнары турында күзаллаулар формалаштыру.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Керәшеннәр: тарих, традицияләр, мәдәният, дин дигән» темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең халык мәдәнияте һәм тарихы чыганакларына тарту; Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында белемнәрне ныгыту.

Караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 балигъ булмаган бала арасында «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрдә ММЧ вәкилләренең һөнәри эшчәнлекләренең үзенчәлекләре, чын мотивлары һәм максатлары турында күзаллау формалаштыру, шулай ук аларның эшчәнлеген бәяләгәндә кулланыла ала һәм кулланылырга тиеш булган критерийлар турында күзаллауны үстерү.

Безнең балалар йортында ел дәвамында төрле спорт уеннары уза. Җәен мондый уеннар ешрак үтә, чөнки безнең үз спорт мәйданчыгыбыз бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International