Яңа Чүриле психоневрологик интернаты тәрбиячеләре социаль ярдәм алучылар белән берлектә халкыбызнын күркәм бэйрэме Сабантуйны күңелле итеп уздырып җибәрделәр.
Максаты: Татар халкының күркәм традицияләре, гореф-гадәтләре, тарихы, йолалары белән тпныштыру. Татар халык уеннарына өйрәтү.
Сабан туе, хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе
Бэйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, дуслар,
Ямьле Сабан туйлары!
Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу. Тэрбия һәр халыкта аның теле белән берлектә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул , кешелекне дэвам иттеру чарасы буларак, табигый ихтиаҗ булып яшәп килгән.Социаль ярдәм алучыларга ел фасылларына бэйле йолалар һәм бәйрәмнәр күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә без тәрбиячеләр социаль ярдәм алучыларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны кирәкле һәм отышлы дип таптык.