Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында "Яхшы күршеләр, күңелле дуслар! мәйданда уеннар

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Безнең балалар йортында ел дәвамында төрле спорт уеннары уза. Җәен мондый уеннар ешрак үтә, чөнки безнең үз спорт мәйданчыгыбыз бар.

 Бүген, 12 нче июль көнне, тәрбияче Мөбәрәкова Э. В. « Яхшы күршеләр, күңелле дуслар!» дигән тема астында чара үткәрде. Анда 12 бала катнашты. Әлеге чараның максаты-тормышка кызыксыну уяту,физик күнекмәләрне ныгыту,җитезлекне һәм чыдамлыкны үстерү иде. Балалар ике командага бүленде: “ Лидерлар»һәм “Хыял". «Сикерүчеләр», «Тупны бир», «Туп узышы», «Ике аякта сикерү»  кебек уеннарда катнаштылар.«Лидерлар»командасы җиңүче дип табылды. Балалар вакытны яхшы үткәрделәр һәм бу көннән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International