«Җитештерүчеләр һәм кулланучылар». "Веста" үзәге

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 балигъ булмаган бала арасында «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрдә ММЧ вәкилләренең һөнәри эшчәнлекләренең үзенчәлекләре, чын мотивлары һәм максатлары турында күзаллау формалаштыру, шулай ук аларның эшчәнлеген бәяләгәндә кулланыла ала һәм кулланылырга тиеш булган критерийлар турында күзаллауны үстерү.

Дәреснең кереш өлеше “Чират буенча берничә фраза” күнегүләре белән башланып китте. Алып баручы кыска гына массакүләм мәгълүмат чараларында булган бер  яңалыкны әйтте. Икенче катнашучы яңалыкны кабатлады, ләкин аның бурычы – хәбәрне сөйләү һәм бераз гын ялган өстәү, ягъни булмагнны сөйләү иде. Алдагы катнашучы инде икесенең сөйләвенә үзенекен дә өстәп сөйләү торды. Алга таба барысы да шулай сөйләп чыгарга тиеш блдылар.

Дәреснең төп өлеше «җитештерүчеләр һәм кулланучылар» баш мие штурмы рәвешендә узды. Моның өчен катнашучылар ике төркемгә бүленделәр: массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм мәгълүмат кулланучылар. Медиаинформацияне кулланучылар ролендә чыгыш ясаучы төркем түбәндәге бирем алды: күңел ачу һәм танып-белү характерындагы медиапродукцияне бәяләү критерийлары системасын эшләү. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ролендә чыгыш ясаучы төркем башка йөкләмә алды: алар заем акчаларына яңа телеканал булдыруларын күз алдына китерергә тиеш булдылар. Ябылмасын һәм бурычларны бирә алсын өчен, аларга каты конкуренция шартларында исән калырга мөмкинлек бирүче телетапшыруларны уйлап табарга кирәк иде. Иң тәртипле булсалар да әлеге төркемдә катнашучылар телевизор караучыларның игътибарын теләсә нинди ысул белән һәм теләсә нинди чаралар белән тотарга тиеш булдылар.

Йомгаклау өлешендә, барлык сораулар буенча фикер алышканнан соң, балалар кайбер мәгълүмат чараларының төгәл булмаган мәгълүмат бирәләр дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International