"Якын кешеләр" клубында катнашучылар тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә өйрәнәләр. "Веста" үзәге

2021 елның 13 июле, сишәмбе

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар белән «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дигән чираттагы дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

  Күптән түгел гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелгәнлектән, әлеге бәйрәмнең символы ромашка булганлыктан, психолог аны «Болындагы ромашка» дип исемләнгән тематик кичә рәвешендә үткәрергә булды.

Әниләрне эш шартларына кертү максаты белән чара «Мин нинди кыр чәчәге?» дип аталган күнегү белән башланды. Һәр катнашучы үзенең исемен атарга, ул үзен нинди чәчәк исеме белән атар иде һәм ни өчен икәнен аңлатырга тиеш булды.

  Алга таба һәр катнашучы бала тәрбияләүдә үзенең сере белән уртаклашты – алар үзләренең шәхси киңәшләре белән җептән ясалган беләзек -ромашка ясадылар.

  Шуннан соң дәрес әкият терапиясе белән дәвам итте. Психолог “Болындагы ромашкалар” әкиятен укыды, аннан соң барлык әниләр дә гаилә тормышында булган кискен низаглы очракларын искә төшерделәр.

  Ата-аналар аңында аларның балаларының уңай сыйфатларын активлаштыру өчен, әниләргә «Ромашка» күнегүен башкарырга тәкъдим ителде. Катнашучылар альбом битләрендә кәгазьдән таҗлар ясадылар һәм аларга үзләренең балаларында булган барлык уңай сыйфатларны яздылар.

  Үзәк психологы кечкенә гаилә әгъзаларын тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларын мөстәкыйль өйрәнү өчен “Бәхетле гаилә серләре. Зирәк ромашка киңәшләре” дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International