"Веста" үзәгендә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар социаль челтәрләрдәге төркемнәр турында белделәр

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

“Мәгълүмати куркынычсызлыкны формалаштыру» дигән курс кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 

Максаты: социаль челтәрләрдә интернет берләшмәләрен булдыру һәм эшләтү үзенчәлекләрен өйрәнү, аларның балаларга йогынтысы, җәмәгатьчелек тарафыннан челтәрдә популярлык һәм уңай статус алу механизмнары турында күзаллаулар формалаштыру.

Дәрес барышында белгеч катнашучыларга интернетның бердәм коммуникация челтәренә җыйналган кешеләрнең глобаль берләшмәсеннән гыйбарәт булуы турында сөйләде. Бу челтәр үзе аерым берләшмәләрдән, нигездә, нинди дә булса гомуми билгеләр, мәсәлән, уку яки эш урыннары, яшәү урыннары, мәнфәгатьләр, хобби, туганнардан тора. Балаларга тематик уен уйнарга тәкъдим ителде, анда аларның һәркайсы социаль челтәрдә үз интернет-җәмәгатьчелеген уйлап табарга тиеш булдылар. 10 минут дәвамында катнашучылар үз берләшмәләренә исем, девиз һәм кечкенә генә тасвирлама (өч тәкъдимнән дә артык булмаган) табарга тиеш булдылар. Балалар үз берләшмәләре иң популяр булсын өчен аңа реклама ясадылар, мактадылар.  Уен кызыклы килеп чыкты, катнашучылар бер-берсенә лайклар куйдылар.

Дәрес ахырында «Социаль челтәрләрдә иминлекнең төп кагыйдәләре» дигән белешмәлек белән таныштылар, анда теләсә кайсы яшьтәге юзерларга туры килә торган социаль челтәрләр өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International