Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Керәшеннәр: тарих, традицияләр, мәдәният, дин дигән» темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең халык мәдәнияте һәм тарихы чыганакларына тарту; Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында белемнәрне ныгыту.
Дәрестә катнашучылар өчен керәшеннәр турында презентация әзерләнгән иде. Балалар зур кызыксыну белән лекция тыңладылар һәм презентациядә булган фотоларны карадылар. Аларның кайда һәм нинди урыннарда яшәүләре, аларның саны һәм тораклары турында белделәр. Аннары белгеч керәшен халкының мәдәнияте һәм дине турында сөйләде.
Шуннан соң дәрес иҗади бирем белән дәвам итте: катнашучыларга керәшеннәрнең традицион ашлары турында рәсем ясарга, шулай ук милли костюмнарны бизәргә кирәк булды.
Аннан соң балалар белән физкультминут үткәрделәр һәм соңыннан Татарстан Республикасы, туган җиребездә яшәүче төрле халыклар турында видеоролик карадылар.
Дәрес ахырында белгеч балаларга дәрестә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм яңа очрашу турында килештеләр.