Очрашуның темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”
2019 елның 12 нче сентябыренда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Манапова Алия Харис кызы ведомство ара “Без бергә” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белэн үзара бәйләнгән коллектив дигән темага әңгәмә корылды. Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: әгәрдә гаиләдә конфликтлы ситуацияләр чыккан очракта, аларны үзвакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук буклетлар өләшенелде.
Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү өчен мобиль бригада төзелде.
Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында"Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара оештырылган.
«Беслан» исемле хәтер сәгате, документаль-тематик видеофильм карау һәм әлеге терактта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән узды.
Куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы яклануны тәэмин итү максатларында белгечләр тарафыннан тематик стенд ясалды һәм «Экстремизмга – юк!» дигән чара үткәрелде.
Чараның максаты-өлкәннәрдә терроризм турында тарихи һәм сәяси күренеш буларак күзаллаулар формалаштыру.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 2019 нчы елның 11 нче сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм яшь әниләр өчен «Спортлы Татарстан» дигән чара уздырдылар. Чараның максаты - сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау.
"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН "акциясен тәмамлау кысаларында" Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җыр җитәкчесе Мусина Н. Н., тәрбиячеләре Полуэктова Л. В., Д. А. Семина «Көз, кунакка чакырабыз!» исемле чара үткәрделәр, анда 38 инвалид бала катнашты.
Бу-балаларны рус фольклор бәйрәме «көз» белән таныштыру. Бәйрәмнең төп вакыйгасы-Көзне каршылау. Көз табышмаклар әйтте, балалар белән күңелле уеннарда катнашты, әйлән-бәйлән оештырды. Бәйрәмнең сюрпризлы мизгеле-бакча карачкысы кунака килүе. Күңелле персонаж балаларга «кошлар һәм карачкы» уенын тәкъдим итте, анда кошлар ролен балалар башкарды. Балаларга яшелчәләр турында кызыклы табышмаклар әйтте, үзенең яхшы, тынгысыз холкы белән балаларны күңелләрен ачты һәм сөендерде. Стационар формадагы балалар фортепиано астында "Көз җирән мәче тосле» җырын башкардылар, ә кече төркем балалары «Зонтиклар белән бию " башкардылар. Балалар кәрҗингә яшелчә һәм җиләк-җимеш сортлап җыярга өйрәнделәр. Көз балаларны күчтәнәчләр белән сыйлады һәм бәйрәмне Көз бию белән тәмамлады.
«Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оешкан «Волонтёр» үзәге иреклеләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында 11 нче сентябрь көнне Шаеховлар гаиләсендә булдылар. Алар шәхси эшмәкәр Газизова Гәнҗә Закар кызы тарафыннан бирелгән обойларны тапшырдылар.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Зиянгирова “Экстремизм-юк!” айлыгы кысаларында «Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы» дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
Питрәчнең «Шатлык» приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар өчен “Хәрби дан көне» дигән патриотик дәрес уздырды.
Дәреснең максаты, балаларны Ватаныбызның героик үткәне белән таныштыру, балаларда ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, шул дәһшәтле сугышның һәлак булган һәм исән геройларын истә тотарга өйрәтү иде.
2019 елның 10 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе бүлекчәсендә “Шаярудан хокук бозуга бер адым” дип аталган әңгәмә үтте.
12 нче сентябрь 2019 ел, пәнҗешәмбе
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында , 2019 нчы елның 12 нче сентябрьендә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында социаль эшләр буенча белгеч һәм физкультура инструкторы тарафыннан “Сәламәт бул !” дип аталган чара үткәрелде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, өлкәннәрдә уңай эмоциональ комфорт тудыру, аларның ялын оештыру.
Спорт шогыльләре өлкән кешеләрнең физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә һәм аларның ярсучанлыгын , хәвефлелеген киметә. Чара җылы, иркен шартларда узды. Ул хезмәт күрсәтүчеләргә үзләрен кирәкле итеп хис итәргә ярдәм итте. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм яңа очрашулар теләге белән таралыштылар.