«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 2019 нчы елның 11 нче сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм яшь әниләр өчен «Спортлы Татарстан» дигән чара уздырдылар. Чараның максаты - сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау.
Чара танышудан һәм сәламәт яшәү рәвеше, буш вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп уздыру турында әңгәмә белән башланып китте. Кереш өлешеннән соң белгечләр чарада катнашучыларны шаффлборд, новус, джакколо өстәл спорт уеннары белән таныштырдылар һәм уен кагыйдәләрен аңлаттылар. Командаларга бүленеп алар әлеге уеннарда үз мөмкинлекләрен сынап карадылар. Барлык катнашучыларга оештырылган мини-турнир уңай тәэсир итте. Чакырылучылар очрашудан канәгать калдылар һәм мондый дустанә ярышларны ешрак үткәрергә дигән теләк белдерделәр.