«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Экстремизм-юк!» айлыгы кысаларында «Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

     «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Зиянгирова “Экстремизм-юк!” айлыгы кысаларында «Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы» дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты: республикада терроризм һәм экстремизмны кисәтү, сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау.

Чара башланыр алдыннан оештыручылар терроризмны кисәтү өчен республикада, шәһәрдә һәм социаль учреждениеләрдә нинди куркынычсызлык чаралары үткәрелүе турында әңгәмә үткәрделәр.

Спорт чарасы саф һавада ярыш формасында үткәрелде.  Ярышларда катнашучылар «Динамо» һәм «Зенит» командаларына бүленделәр. Катнашучыларга  туплар, теннис ракеткалары, кыршаулар һәм гимнастика таяклары белән төрле эстафеталар тәкъдим ителде. Чара ахырында «Туп кемдә?», «Кырмыскалар», «Кайнар бәрәңге» дигән хәрәкәтле уеннар үткәрелде.

Атмосфера уңай һәм дустанә булды. Социаль хезмәт алучылар инструкторлар тәкъдим иткән барлык биремнәрне бик теләп үтәделәр, төрле кызыклы уеннарда-ярышларда катнашу мөмкинлегенә шат булдылар.

Чарада 16 кеше катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International