Тукай районында 65 яшьтән өлкәнрәк өлкәннәрне медицина учреждениеләренә махсус машиналарда илтү оештырылды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү өчен мобиль бригада төзелде.

      2019 елның 2 сентябреннән муниципаль район биләмәсендә яшәүче  65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмааларына илтү башланды

Пассажирларны йөртү расланган график буенча махсуслаштырылган автомобильдә башкарыла, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ташу өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән.

2019 елның 2 сентябреннән алып 12 сентябренә кадәр Тукай район хастаханәсенә 60 өлкән яшьтәге кешене алып килү гамәлгә ашырылды.

 Агымдагы ел ахырына кадәр проект нигезендә барлыгы 710 өлкән яшьтәге кешене диспансеризация үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International