Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " «Экстремизмга-юк!» дигән чара үткәрелде.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

   Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында"Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара оештырылган.   

   «Беслан» исемле хәтер сәгате, документаль-тематик видеофильм карау һәм әлеге терактта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән узды.

   Куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы яклануны тәэмин итү максатларында белгечләр тарафыннан тематик стенд ясалды һәм «Экстремизмга – юк!» дигән чара үткәрелде.

    Чараның максаты-өлкәннәрдә терроризм турында тарихи һәм сәяси күренеш буларак күзаллаулар формалаштыру.

   Чара барышында белгечләр куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаттылар. Анда катнашучыларга шикле предмет ачыкланган очракта һәм террор актлары янаган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.

   Шулай ук катнашучыларга тематик видеороликлар күрсәттеләр, инструктаж үткәрделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International