12 нче сентябрь 2019 ел, пәнҗешәмбе
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында , 2019 нчы елның 12 нче сентябрьендә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында социаль эшләр буенча белгеч һәм физкультура инструкторы тарафыннан “Сәламәт бул !” дип аталган чара үткәрелде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, өлкәннәрдә уңай эмоциональ комфорт тудыру, аларның ялын оештыру.
Спорт шогыльләре өлкән кешеләрнең физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә һәм аларның ярсучанлыгын , хәвефлелеген киметә. Чара җылы, иркен шартларда узды. Ул хезмәт күрсәтүчеләргә үзләрен кирәкле итеп хис итәргә ярдәм итте. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм яңа очрашулар теләге белән таралыштылар.