Питрәчнең «Шатлык» приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар өчен “Хәрби дан көне» дигән патриотик дәрес уздырды.
Дәреснең максаты, балаларны Ватаныбызның героик үткәне белән таныштыру, балаларда ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, шул дәһшәтле сугышның һәлак булган һәм исән геройларын истә тотарга өйрәтү иде.
Дәрестә, балалар «Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн» бәйрәменең тарихы белән таныштылар, геройлар турында күп яңа мәгълүмат белделәр, «Хәрби дан көннәре» презентациясен карадылар. Алар геройлар истәлегенә шигырьләр сөйләделәр.
Мондый дәресләр 21 гасыр буынының Икенче бөтендөнья сугышы тарихын һәм геройларын белүе һәм хөрмәт итүе өчен кирәк.