“Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Очрашуның темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”

2019 елның  12 нче сентябыренда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Манапова Алия Харис  кызы   ведомство ара  “Без бергә” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белэн үзара бәйләнгән коллектив дигән темага   әңгәмә корылды.   Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: әгәрдә гаиләдә конфликтлы  ситуацияләр чыккан очракта, аларны үзвакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды.  Шулай ук буклетлар өләшенелде.

Утырышта барлыгы сигез хатынкыз катнашты, уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдәдә булган    педагогик, юридик, проблемалары, мәсьәләләре күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты, гаилә  планлаштыру буенча  төп белем алу булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International