10 сентябрь "Көзге игелек атнасы" - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" иреклеләр акциясе кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" нда интернат-йорт территориясен төзекләндерү буенча "Игелекле Җир" акциясе узды.
Бу акциянең максаты-экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү, тирә-юньдә матурлык һәм чисталык булдыру.
Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучылар тирә-юньне җыештырдылар һәм төзекләндерделәр. Иң мөһиме, ял итү зонасы булдырылды, анда активистлар - культорганизатор Лилия Лукина, трудотерапевт Алинә Артемьева, тәрбияче Рәисә Гайнуллина фонтанлы кечкенә бассейн ясадылар. Аларга фонтанны декоратив ташлар һәм төрле фигуралар белән бизәргә социаль хезмәтләрдән актив файдаланучылар ярдәм итте.
Су-яшәү чыганагы булып тора. Аккан су тавышы нерв системасына уңай йогынты ясый, күңелне тынычландыра һәм йомшарта.