“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Ачык ишекләр көне”

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә кысаларында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль педагоглары һәм психологлары тарафыннан оештырылган чаралар комплексы узды.

Бу көнне  “Радость” үзәгенә кунакка шәһәр мәдәният йорты, “Мальвина”марионеткалар театры килде.

Әлеге чарада авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, физик мөмкинлекләре чикле 12-15 яшьлек барлыгы 50 яшүсмер катнашты.

Чарада катнашучылар “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”28.12.2013 № 442-ФЗ Федераль закон белән таныштылар.

Әңгәмә барышында балалар үзәкнең эшчәнлеге, күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре, учреждениенең матди-техник базасы турында мәгълүмат алдылар.

Экскурсия кысаларында психологик ял итү, дискотека, уен, “Тегү эше”, “Компьютер белеме”, “Чәчтараш эше”, “Бакчачылык” кебек бүлмәләрне карадылар.

Очрашу бик җылы һәм күңелле узды, һәркемнең кәефе күтәренке иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International