«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.
2019 елның уникенче сентябрендә Нырья, Түбән Өскебаш, Ятмас-Дусай авыл җирлекләрендә һәм Кукмара шәһәрендә социаль хезмәтләр алучы уналты кешегә дәресләрен үткәргән вакытта алар альбомнардагы фотоларны карадылар, үз тормышларындагы истәлекле даталар һәм күңелле үткәне турында фикер алыштылар.
Әлеге дәресләр нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар узган ел хатирәләренә әйләнеп кайта, алар тормышның үзгәрүчән шартларына җайлашуның уңышлы булуына уңай йогынты ясый, шулай ук социаль хезмәткәрләргә хезмәт күрсәтүче кешеләрнең чын ихтыяҗларын күрергә ярдәм итә.