Янгул авылында гомер итүче Гәбделхаков Гәбделхай Гәбделхак улына 12 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директор урынбасары Фәния Йосыпова, Янгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гәрипов, “Яңа тормыш” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте” директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.