“Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә инновацион технологияләрне уңышлы кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе – “МОЗАРТИКА” арт-технологиясе, ул уен-терапиясе, психоанализ һәм арт-терапиянең синтезы булып тора. «Мозартика» уен җиһазларының махсус комплектлары белән чираттагы дәресне бүлек белгечләре Иске Элмәле гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укучылары белән үткәрделәр.
Балаларга “Мозартика” белән шөгыльләнү бик ошый. Чөнки әлеге комплект мозаикага һәм пазлларга охшаш, ләкин аның мөмкинлекләре күпкә киңрәк. Һәр геометрик фигурка - яңа уен төре, иҗат итү мөмкинлеге дә.
Әлеге чарада 15 укучы катнашты.