Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Терроризмның милләте юк. Без көчләүгә һәм экстремизмга каршы” дип аталган әңгәмә үтте. Яшәүчеләр экстремизм, экстремистик карашлар һәм гамәлләрнең- законны бозуга туры юл икәнен белделәр. Иҗтимагый мохиттә экстремизм барлыкка килүне булдырмау өчен профилактик эшләр башкару кирәк. Әңгәмә барышында һәр кеше шәхси һәм кабатланмас икәнен белдерергә тырыштылар. Кешенең аңында бер-береңә карата хөрмәт хисе булдырырга, төрле билгеләргә карап бүлмәскә кирәклеген аңлатылды. Россияда гасырлар буена төрле милләт, дин кешеләре дус яшәде. Аларның барсын да Туган илгә мәхәббәт, уртак җиңүләр, ярдәмләшү берләштерә. Бүген без бөтен җәмгыять, бер бөтен халык. Без бергә булганда, бер-беребезне хөрмәт иткән дә, ышанган да гына көчле.
Кешене заложник итеп алган очракта нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында киңәшләр бирелде. Социаль ярдәм алучылар экстремистларга каршы көрәшнең төрле ысуллары барлыгы турында фикер алыштылар.