2019 елның 5 сентябреннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” үтте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре әлеге акциядә актив катнаштылар. Акциянең соңгы көнендә 12 сентябрь көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алексеевск муниципаль районындагы “Забота” приютында тәрбияләнүче балалар өчен “Дуслык бәйрәме” исемле чара үткәрделәр. Чара барышында балалар “Леопольдның автомобиле” исемле мультфильм карадылар, кросворд чиштеләр, мультфильмнар буенча сорауларга җавап бирделәр, тизлеккә, тапкырлыкка уеннар уйнадылар. Әлеге чара балаларга күтәренке кәеф бүләк итте.