Көзге игелек атнасы

2019 елның 13 сентябре, җомга

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы»  акциясе кысаларында  «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең өйләренә бардылар.  Балалар йорт яны территориясен һәм бакча участогын җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Изге эшләр кеше тормышын аерым мәгънә һәм мәхәббәт  уты белән тулыландыра. Өлкән яшьтәге кешеләр яшь буын белән очрашуга бик шат. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International