Эш башланды! Беренче чыгыш һәм беренче нәтиҗәләр!

2019 елның 13 сентябре, җомга

«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкәнбуын» проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкәннәребезгә диспансеризация узу өчен медицина учреждениеләренә килергә, шул исәптән аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен, өстәмә скрининглар үткәрергә,  бар уңайлыклары булган автотранспорт «LADA Largus» китерергә мөмкинлек бирде.

Теләче районында проект 2019 елның 2 сентябреннән эшли башлады. Бүгенге көндә 89 гражданга хезмәт күрсәтелгән. Пассажирларны йөртү махсуслаштырылган автомобильдә башкарыла, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ташу өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән. Әлеге хезмәттән файдаланган беренче өлкәннәребез бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International