«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Гадәттән тыш хәлләр очракларында минем гамәлләрем” дип аталган чара үтте

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның  13 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Гадәттән тыш хәлләр очракларында минем гамәлләрем” дип аталган чара үтте.

Бу чараның максаты булып балаларның ашыгыч очраклар турында белемнәрен ныгыту, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын кабатлап үттеләр. Чара кызыклы әңгәмә формасында үтте. Балалар үз гамәлләре турында фикер алыштылар.

Чара ахырында балалар мультфильм карап үттеләр һәм тормышыңны саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International