Бүген, 2019 елның 13 сентябрендә, "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында, Баулы муниципаль районының "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Баулы муниципаль районы 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт эстафетасы оештырдылар. Чараның программасы шактый бай булды. Спорт бәйрәме командаларны сәламләү белән башланып китте. Алар «ТрезерХантер» һәм «Бөркет» атамалары сайладылар. Ярышлар башланыр алдыннан спортчылар шаян разминка уздылар: спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында табышмакларга җавап бирделәр. Ә аннан соң ярыш башланды. Йөгерү, сикерү, туплы һәм обручлы эстафеталар, кызыклы конкурслар сәламләү тавышлары астында узды. Эстафетаның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге егетләрне шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдәге вакыйгаларны сизми дә калдылар, барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Командалар бераз аерма белән барды. Иң көчле команда - символик «ТрезерХантер» дип исемләнгән команда җиңугә иреште. Эстафетада катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды. Барлык командалар да грамоталар, татлы призлар, күтәренке күңел һәм уңай эмоцияләр белән бүләкләнделәр.