Табигатьтә көз хакимлек итә. Әйләнә-тирә алтынсу тоскә кереп барган бу вакытта, ягьни 13 сентябрь көнне тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Көзге калейдоскоп” исеме белән уен-шөгыль үткәрде.
Шөгыльгә түбәндәге бурыч һәм максатлар куелды:
Көзге табигатькә күзәтү ясау балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Тәрбияче балаларны көзге табигать һәм муллык белән таныштырды. Көзге уңыш турында сөйләде. Балалар бик теләп саргайган яфраклар җыйдылар. Шул яфракларны түшәп, уен мәйданчыгында төрле уеннар уйнадылар. Аларга аеруча бәрәңге һәм алма белән ярыш уеннары ошады Аннары алар яфрак яңгыры ясадылар. Шөгыль бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Мондый уеннар балалар өчен иң шәп тәрбияви чара булып тора.