«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында»Әлмәт волонтерлары

2019 елның 13 сентябре, җомга

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы уңаеннан /ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН/МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН/ 2019 елның 12 сентябрендә «Җәлил картлар йортында» Әлмәт шәһәренең 7 нче урта мәктәбе волонтерлары кунакта булдылар. Төркем  мәктәп укутучыларыннан һәм  ата-аналардан тора, алар барысы да Әюпова Г.Р белән берлектә «Игелек бүләк ит»фондын тәкъдим иттеләр. Волонтерлар безнең өлкәннәребез белән  бергә флористика технологиясе буенча  чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Мастер-класс вакытында интернатта яшәүчеләр  бик тиз эшкә чумып, тере кызыксыну күрсәттеләр. Ә үз куллары белән ясалган шушы чәчәкләр аларның кәефен тагын да күтәрде. Өлкәннәребез бу чарадан бик канәгать калдылар.

Катнашучылар саны: 45 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International