Безнең республиканың тарихы 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң элеккеге Россия империясе халыкларының милли дәүләтчелеген билгеләү белән тыгыз бәйләнгән.
1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татария) оештырыла. Татар АССР 1990 елга кадәр булган. 1990 елның 30 августында Татария Татар Совет Социалистик Республикасы итеп үзгәртелә, 1992 елның 16 маеннан ул Татарстан Республикасы исемен йөртә.
Әлеге чараның максаты булып социаль хезмәт алучыларда уңай мәнфәгатьләр булдыру , патриотизмны үстерү, туган як тарихы турында белемнәрне киңәйтү тора.
Уен барышында катнашучылар Татарстанның танылган кешеләрен, аларның казанышларын һәм батырлыкларын искә төшерделәр, республиканың тарихы, мәдәнияте, милли традицияләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, ә музыкаль пауза вакытында популяр җыр башкаручыларны уйлап таптылар.