«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова академик Сахаровның 100 еллыгы кысаларында «Кеше хокукларын яклаучы» дигән темага патриотик чара үткәрде.
Чараның максаты: күренекле хокук яклаучы академик Андрей Сахаровның тормышы һәм эшчәнлеге белән танышу, демократик җәмгыять кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, гражданлык активлыгы һәм толерантлыгын арттыру.
Социаль хезмәт алучылар СССР Фәннәр академиясе академигы, сәяси эшлеклесе, совет водород бомбасын оештыручыларның берсе, диссидент һәм хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаровның эшчәнлеге белән таныштылар. Яшәү дәверендә аны кемнәрдер хөрмәт иткән, ә кемнәрдер курку һәм нәфрәт хисләре тойган.
Тыңлаучылар, шәхес буларак, совет галиме язмышы, аның илебездә, дөньяда хокук саклау хәрәкәтен үстерүгә һәм фәнгә керткән өлеше турында күп кенә яңа, кызыклы фактларны белделәр.
Белгеч, Андрей Дмитриевичның тирән гуманистик карашлары һәм югары әхлакый принциплары, иҗтимагый-сәяси карашлары, хокук саклау эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, галим бик сәләтле, тәртипле, тәвәккәл, кеше хокуклары өчен көрәшүче. 1975 нче елда Нобель премиясе лауреаты исеменә лаек булган. Катнашучылар галимнең кыюлыгына, батырлыгына, һәрвакытта да ачыктан-ачык үз фикерен әйтә белүенә һәм хәзерге вакытта да актуаль булган гомумкешелек кыйммәтләре өчен көрәшкәненә гаҗәпләнделәр.
Чара Сахаров турында видео-презентация һәм чыгышлардан сюжетлар күрсәтеп, дусларының, хезмәттәшләренең аның эшчәнлеген искә төшерү белән үрелеп барды.
Чарада 13 кеше катнашты